III Төбәкара татар балалар үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы Марий Эл Республикасында узды

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

14 мартта III Төбәкара татар балалар үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы  Марий Эл Республикасында узды. Аның төп максаты – талантлы яшь татар башкаручыларын, коллективларын ачыклау һәм алар арасындагы иҗади элемтәләрне үстерү.

Фестиваль-конкурс җыр, хореография, уен коралларында уйнау номинацияләрендә уздырылды.

Фестиваль зур концерт белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International