Мәскәүдә татар теленең үсеш юнәлешләрен тикшерделәр

2009 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Халыкара Туган тел көненә багышланган Өченче Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Казан һәм Мәскәү галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар мәгариф системасында төбәк компоненты, Россия өлкәләрендә, якын чит илләрдә татар телендә мәктәпкәчә тәрбия, белем бирү оешмалары өчен татар теле укытучылары әзерләү кебек сорауларны тикшерде.

Конференцияне оештыручылар – “Туга тел” Мәскәү татар мәдәнияте җәмгыяте”, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни төбәк автономиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International