1 март көнне сәгать 12.00 да ТР Милли музее ишегалдында кышны озату (Масленица) бәйрәме узачак.
Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы, җанлы программа әзерләнгән. Биредә кышны озатуның тарихы, гореф-гадәтләр, фольклор үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин булачак. Кунаклар төрледән-төрле кызыклы чаралар, бәйгеләр, уеннарда катнаша, рус халкының батыры Илья Муромец белән дә очраша алачак. Бәйрәм ахырында кышны озатучыларны кайнар коймак һәм чәй белән сыйлаячаклар.
Билгеле булганча, Масленица славян халыкларының борынгыдан ук килгән язгы бәйрәмнәренең берсе. Бу – табигатьнең яңаруын, җылынуын көтү, шатланып, уйнап-көлеп язны каршылау, кышны озату бәйрәме.