Муса Җәлилнең музей-фатирында 2013 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары белән очрашу була

2014 елның 14 марты, җомга

14 мартта 15 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында 2013 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары белән очрашу була.

Быел премияне татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, «Үлеп яратты» һәм «Мулла» спектакльләрендә Корбан һәм Әсфәндияр рольләрен башкарганы өчен Камал театры артисты Эмиль Талиповка, «Сөембикә канаты» арт-операсын, «Изге ядкәр» ораториясен, «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасын иҗат иткәне өчен композитор Эльмира Галимовага бирергә карар кылынды.

Премия шулай ук «Татармультфильм» берләшмәсенә (директоры – Азат Ганиев) – татар мультфильмнары сериясе; шагыйрьләр Ленар Шәехкә – татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм  «Дүртенче кат... Бишенче кат...», «Җылытасы килә дөньяны» дигән шигырь җыентыклары, Рүзәл Мөхәммәтшинга  – «Каралама» дигән шигырь китабы өчен тапшырылды.

238-50-48, 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International