17 мартта 17 сәгатьтә "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Шәрык" күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә 150дән артык декоратив-гамәли сәнгать әсәрен берләштерә. Төп урынны Кытай һәм Япония фарфоры алып тора. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсы узды.