27 нче февральдә сәгать 14.00 да Г.Тукай музеенда “Театр яктылыкка – нурга илтә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтә. Ул драматург, журналист, татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның тууына 130 ел тулуга багышлана.
Кичә кунаклары ТР Милли музеенда, ТР Милли архивы, Г.Камал исемендәге театр музеенда сакланучы сирәк документлар һәм мемориаль предметлар белән таныша алачак. Г.Камал исемендәге театр актерлары, музыка һәм театр училищесы студентлары Галиәсгар Камал чорының музыкаль әсәрләрен башкарачак, драматургның пьесаларыннан өзекләр куячак.