Бүген Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы сайтында «Россиянең мәдәният эшлеклеләре Президентның Украинадагы һәм Кырымдагы хәлләргә карашын хуплыйлар» дигән мөрәҗәгать урнаштырылды.
«Кырымның һәм ватандашларыбызның язмышы хәл ителгән көннәрдә Россиянең мәдәният эшлеклеләре битарафлык саклый, салкын йөрәкле читтән күзәтүчеләр була алмый. Безнең уртак тамырларыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез, уртак рухиятебез һәм телебез безне мәңгегә берләштерде. Шуның өчен дә без Россия Федерациясе Президентының Украинадагы һәм Кырымдагы хәлләргә карашын хуплыйбыз», – диелә анда.
Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре, әйдәүче иҗат коллективлары җитәкчеләре, мәдәният тармагы хезмәткәрләре әлеге мөрәҗәгатькә кушылуларын белдерәләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте