13 мартта 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең зур уку залында «Китап + театр = сәнгать» дигән әдәби-театраль очрашу була.
Китапханәгә бу кичтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова, Кәрим Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин һәм театр артистлары киләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте