“Әкият” курчак театры премьерага әзерләнә

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

28 мартта Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында  япон халык әкиятләренә нигезләнеп язылган “Ана күзләре”  спектакльнең премьерасы булачак. Пьеса авторы һәм спектакльнең режиссеры театрның баш режиссеры Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамы Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Губская, пластика Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.

Спектальдә Татарстанның халык артисты – Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артистлары – Юрий Чуктиев, Ришат Гыйздәтуллин, Фәнзилә Сабирова, Гөлнур Габдрахманова, театр артислары – Миләүшә Фәйзрахманова, Дилүс Хуҗиәхмәтов, Марс Гайфуллин, Рузилә Зарипова, Альбина Шаһалиева  катнашалар.   

Сюжетта Тау иясе тарафыннан Еланга әверелдерелгән Ана үзенең башта бер күзен, аннары, вакыйгалар барышында, нәни улы белән ялгыз калган иренә, баланы тәрбияләргә  булышу өчен, икенче күзен дә бирә. Спектакльдә – Ана мәхәббәте, тормышның һәр минутында зур түземлек белән аналык вазифаларын башкару, бала мәхәббәте, иргә тугрылык темалары күтәрелә. Бу – батырлык һәм ныклыкны яклаучы хикәят.

“Бу спектакль театрыбызда 1976 елда куелган иде, – ди Илдус Зиннуров. -  Тамашачы әсәрне бик яратып кабул итте. Ул зур уңыш белән бик озак еллар театр сәхнәсендә  барды. Премьерага без бик җитди әзерләнәбез. Яңартылган спектакль тамашачы истә калырдай булсын иде”.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International