Төркиянең Истанбул шәһәрендә «Татар кызы-2014” һәм “Студент язы” конкурслары үткәреләчәк

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

16 мартта Төркиянең Истанбул шәһәрендә «Татар кызы-2014” һәм “Студент язы” конкурслары үткәреләчәк.

Оештыручылар - Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, «Татарстан» сәүдә йорты, IBB мәдәният ширкәте, Идел-Урал төркләренең мәдәният һәм ярдәмләшү ассоциациясе, «Фидан» балалар музыка тәрбияләү үзәге, Истанбул шәһәре мериясенең Мәдәният бүлеге, Истанбулның «Культур А.Ш.» оешмасы һәм Анадолу Университеты.

“Студент язы” бәйгесе моңарчы татар студентлары арасында үткәрелә торган КВНның дәвамы булса, «Татар кызы-2014” бәйгесе биредә беренче мәртәбә узачак. Мәдәни чара Истанбулның Али Әмире әфәнде мәдәният үзәгендә үтәчәк.

Оештыручылар фикеренчә, бу бәйге татар кызларының гүзәллек, нәфислеген күрсәтү белән бергә аларның уңганлыгын-булганлыгын һәм башка асыл сыйфатларын таныту өчен үткәрелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International