Казанда “Яшь композитор” конкурсы старт ала

2009 елның 24 феврале, сишәмбе

25-26 нчы февральдә Казанда С.Сәйдәшев исемендәге IV “Яшь композитор” Республика конкурсы үтә.

Бәйге ике номинация буенча – “композиция” һәм “импровизация”, өч яшь төркеме арасында – 11 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр, 19 яшькә кадәр үткәрелә.

Конкурс тыңлаулары 25 нче февральдә сәгать 11.00 да ТР Композиторлар берлегендә (“композиция”) һәм 26 нчы февральдә 12.00 да П.И.Чайковский исемендәге 1 нче Балалар музыка мәктәбендә (“импровизация”) үтә.

26 нчы февральдә 15.30 да ТР Композиторлар берлеге залында җиңүчеләрне бүләкләү һәм лауреатлар, дипломантлар, конкурс кунаклары катнашында Гала-концерт узачак.

С.Сәйдәшев исемендәге IV “Яшь композитор” Республика конкурсында Казаннан, Ульяновски, Яңа Чебаксарск, Яр Чаллы, Зәй, Бөгелмә, Түбән Камадан 20 яшь композитор һәм 8 импровизатор катнашачак.

С.Сәйдәшев исемендәге IV “Яшь композитор” Республика конкурсының жюри рәисе – Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композицияләр кафедрасы рәисе, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Татарстан һәм Мари-Элның Атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Александр Маклыгин. Жюри составында – Россия һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Резеда Ахиярова һәм ТР Аткзанган сәнгать эшлеклесе, консерватория профессоры Борис Трубин да бар.

Бәйгене оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Композиторлар берлеге, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Өстәмә белем бирү институтының Сәнгать белемендә инновацион технологияләр үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International