3 апрельдән 5 апрельгә кадәр С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университеты оештырган «Үзешчән кино + Profi» Омск ачык фестивале уздырыла.
Фестиваль номинацияләре:
- «Фестивальнең иң яхшы фильмы»
- «Мәңгелеккә яңача караш»
- «Иҗади сусау»
- «Һөнәрдә бер адым»
Фестиваль көннәрендә иҗади очрашулар, осталык дәресләре узачак, конкурс һәм конкурстан тыш фильмнар күрсәтеләчәк.
Гарызнамәләр (заявкалар) кабул итү 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте