«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм мәгълүмат республика агентлыгында Татарстан Республикасының Туризм буенча агентлыгына багышланган беренче матбугат конференциясе узды

2014 елның 8 марты, шимбә

7 мартта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм мәгълүмат республика агентлыгында Татарстан Республикасының Туризм буенча агентлыгына багышланган беренче матбугат конференциясе узды.   

Чарада Татарстан Республикасының Туризм агентлыгы җитәкчесе  Сергей Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм Казан шәһәренең Ресторан һәм кунакханәләр тотучылар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов катнашты.
Сергей Иванов
туризм агентлыгының максатлары, структурасы белән таныштырды. Катнашучылар сорауларга җавап бирделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International