«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары Әлмәттә һәм Зәйдә узды

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

«Созвездие-Йолдызлык»  фестиваленең зона этаплары Әлмәттә һәм Зәйдә узды.

Сайлап алу турларында республиканың 9 районыннан ике меңгә якын бала катнашты.

Иҗади ярышлар традицион «Хореография», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Конферанс» номинацияләрендә узды.  Һәр категориядә һәм һәр яшь төркемендә җиңүче дип табылган өчәр бала фестиваль  суперфиналына юллама алды.  Ул Казанда  14 - 17 апрельдә узачак.  

Фестивальнең рәсми сайты www.yold.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International