6 мартта ТР Мәдәният министрлыгында "Концерт эшчәнлеге" темасына матбугат конференция үтте. Ул Мәдәният елы уңаеннан оештырылган матбугат конференцияләре циклы кысаларында оештырылган иде. Очрашуда ТР Дәүләт зур концертлар залы, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт симфоник оркестры, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эшчәнлеге турында сүз барды.
Киләсе матбугат конференциясе 13 мартта булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте