Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Югары Ослан районының «халык коллективы» исемен дәгъвалаучы иҗат коллективлары эше белән танышты

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

5 мартта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге хезмәткәрләре Югары Ослан районының «халык коллективы» исемен дәгъвалаучы иҗат коллективлары эше белән таныштылар.  

Коллективларның чыгышларын карау район Мәдәният йортында зур бәйрәм концерты рәвешендә узды. Соңрак бу кичә халык талантлары катнашындагы зур чарага әверелде. Сәнгать советы әгъзалары каралган коллективларны «үзешчән халык коллективы» дигән исем бирүгә тәкъдим итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International