Казан тарихын сөючеләр клубы биш еллыгын бәйрәм итә

2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

27 нче февральдә сәгать 16.00 да Е.А.Боратынский музеенда Казан тарихын сөючеләр клубы утырышы уза. Ул клубның эшчәнлегенә биш ел тулуга багышланган.

Очрашуда эш нәтиҗәләре һәм алдагы юнәлешләр, аерым алганда XX гасырда шәһәрнең көнкүреш мәдәнияте тарихына багышланган проект турында фикер алышачаклар. Кунаклар клуб әгъзаларының мәкаләләреннән төзелгән китаплар һәм конференция җыентыкларыннан торган күргәзмә белән дә таныша алачак.

Казан тарихын сөючеләр клубы Милли музей һәм Е.А.Боратынский музее, шулай ук күренекле тарих, мәдәният, архитектура галимнәре инициативасы белән 2004 нче елда барлыкка килгән.

Берләшмәнең төп максаты – иҗади хезмәттәшлек аша туган якны өйрәнүне үстерү. Клуб составына Казан шәһәренең музей, китапханә, югары уку йорты хезмәткәрләре керә.

Клуб утырышлары Е.А.Боратынский музеенда һәр айның соңгы җомгасында үткәрелә. Клубта ясалган чыгышларның тематикасы күпкырлы: Казан шәһәрендәге иске йортларның бүгенге хәле; гаиләләр һәм нәселләр тарихы; шәһәрнең иҗтимагый тормышы; Казан шәһәренең мәдәнияте һәм архитектурасы; мемуарларда, көндәлекләрдә, истәлекләрдә Казан һәм казанлыларның язмышы; шәхси коллекцияләр һәм архивлар. Җәй айларында тикшеренү экскурсияләре үткәрелә.

Клуб әгъзалары ТР Милли музее, Е.А.Боратынский музее, Казан Духовный семинариясенең фәнни конференцияләрендә актив катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International