100 дән артык катнашучы “Морозко” фестивале лауреаты һәм дипломанты исеменә лаек булды

2009 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

100 дән артык катнашучы конкурсның лауреаты һәм дипломанты исеменә лаек булды. Иң мөһиме - профессионаллар, фестивальдән соң да, яшь талантлар белән эшләүләрен дәвам итеп, аларга иҗадый үсеш юлын билгеләргә ярдәм итәчәк.

Фестивальдә катнашучыларга “Виртуозы Москвы” оркестрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Владимир Спиваков сәламләү җибәрде. “Фестиваль сезнең һәркайсыгызга иҗадый сәләтен күрсәтү, талантын ачу мөмкинлеге бирә. Сезнең кебек яшь талантлар булганда, Россиянең киләчәге якты,” – диелә анда.

“Интеллект клуб” балалар хәйрия фонды башкарма директоры Андрей Репях фикеренчә, икенче фестиваль югары дәрәҗәдә үткән. Конкурсның нәтиҗәләренә килсәк, ул: “Номинацияләр арасында классик музыканың “чәчәк ату чоры җитте,” – дип билгеләп үтте. Уен коралларында уйнау – төп юнәлешләрнең берсе. “Кыллы уен коралларында уйнаучылар күп булды. Бу безне бик шатландырды,” – диде Андрей Репях.

 “Морозко”ның киләчәгенә килгәндә, оештыручылар аны академик, классик сәнгать юнәлешендә үстерергә ниятли.

 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International