Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында концерт эшчәнлеге» дигән матбугат конференциясе була

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

6 мартта иртәнге сәгать унда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасында концерт эшчәнлеге» дигән матбугат конференциясе уздырыла.

Катнашалар:

Новикова Инга Николаевна, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы директоры;

Жуков Юрий Леонидович, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры;

Хәмитов Айрат Ринат улы, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе;

Сладковский Александр Витальевич, Татарстан Республикасы ДСО  сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры;

Нуруллин Кадим Нәзир улы, Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе директоры;

Кәлимуллин Рәшит Фәгыйм улы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе.

Хөрмәтле журналистлар! Аккредитацияне prtatar@yandex.ru. электрон адресына язып узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International