Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Вәлиева исеменә Россия Мәдәният Фонды Вице-президенты, “Халыкара программалар дирекциясе” Автоном Коммерцияле булмаган Оешмасы директоры, РФ Атказанган мәдәният эшлеклесе Татьяна Шумовадан рәхмәт хаты килде. Хатта Канны шәһәрендә Россия сәнгате фестивален әзерләүгә һәм оештыруга өлеш керткән, шулай ук Казанда рус-француз делегациясен җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерелә.
Хатта әйтелгәнчә, Канны шәһәре Фестивальләр һәм Конгресслар Сараеның программалар директоры Бернар Оэкс әфәнде һәм аның урынбасары Софи Дюпон ханым сөйләшү нәтиҗәләреннән, тәкъдим ителгән программадан канәгать калганнар. Әлеге визиттан соң, оештыру комитеты Татарстан Республикасын Фестивальнең төп катнашучысы итеп игълан итәргә булган.
Казанда 31 нче гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр булган рус-француз делегациясе ТР Җыр һәм бию ансамбле Халыклар Дуслыгы Дәүләт Ордены программасы, республиканың халык һөнәрләре эшләнмәләре, киез күргәзмәсе белән танышты, шулай ук Канныда Уникенче Россия сәнгате фестивален оештыру белән бәйле мәсьәләләрне тикшерде.