Казанда 7 мартта «Открой рот» («Ач авызыңны») сәнгатьле уку буенча бөтенроссия чемпионатының сайлап алу туры Казанда узачак .
Әлеге фестивальдә быел 28 шәһәр катнаша, Казанда ул классик форматта «Смена» хәзерге заман мәдәнияте үзәгендә уза. Оештыручылар Казанда 12 укучыны сайлап алганнар инде, алар Архангельскида буласы финалга узу өчен үзара ярышачаклар.