3 март көнне дөньяның күп илләрендә Бөтендөнья язучылар көне бәйрәм ителә. Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә әлеге истәлекле датага багышланган чаралар уза.
Китапханәнең Әлмәт филиалында “Язучы булу җиңел түгел” исемле әдәби сәгать, Казан «Электроконтакт» сукырлар предприятиесенең радио-челтәрендә бөек рус мәсәлчесе И.Крыловның 245 еллыгына багышланган “Халык зирәклеге китабы битләреннән” дип аталган әңгәмә узды. Китапханә хезмәте күрсәтү бүлегендә Ф. А. Искәндәрнең 85 еллыгына “Чегемнан килгән акыл иясе”, А.Р.Беляевның 130 еллыгына “Совет Жюль Верны”, Ю.Бондаревның 90 еллыгана “Сугыштагы һәм тату тынлыктагы яулар хакында” дип аталган китап күргәзмәләре ачылды, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте