Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Вәлиева эш визиты белән Мәскәүгә китте. Ул “Победа” Россия оештыру комитетының 2009 нчы елга гражданнарны патриотик рухта тәрбияләү эшен көйләү төркеме утырышында катнаша. Киңәшмәне Россия Хөкүмәте каршындагы Россия Дәүләт хәрби тарихи-мәдәни үзәге оештыра.
Зилә Вәлиева “Гражданнарны патриотик рухта тәрбияләүдә Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының эше” дигән темага доклад белән чыгыш ясаячак.