Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәдәният министры Зилә Вәлиева “Радио России” Дәүләт радиотапшыру компаниясенең “Мәдәни багаж” тапшыруына интервью бирде.
Зилә Вәлиева алып баручы Виолетта Степанянцның республикада яшәүче төрле халыкларның үзенчәлеген саклау, глобальләшү шартларында Татарстан мәдәниятенең уникаль булып калуы турындагы сорауларына җавап бирде.
“Радио Россия”не тыңлаучылар министрның интервьюсын 21 нче февральдә 20.10 да “Мәдәни багаж” тапшыруының Татарстанда мәдәният үсешенә багышланган махсус чыгарылышында ишетә ала.
“Мәдәни багаж” тапшыруы “Радио России” Дәүләт радиотапшыру компаниясендә 2008 нче елның көзеннән бирле РФ Мәдәният министрлыгы яклавы белән эфирга чыга. Проектның төп максаты – Россия өлкәләрендәге мәдәниятнең үзенчәлекле яклары турында сөйләү.
“Радио России”ны 261 кГц, УКВ 66.44 мГц озын дулкыннарында һәм кабель аша тапшыру ярдәмендә тыңларга мөмкин.