27 һәм 28 февральдә Чаллы дәүләт курчак театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан тәнкыйтьчеләр коллегиясе эшләде.
Театр тәнкыйтьчеләр хозурына үз репертуарындагы 4 спектакльне тәкъдим итте. «Стойкий оловянный солдатик», «Котенок по имени Гав», «Полторы горсти», «Винни пух и все-все-все» спектакльләре тулы залда күрсәтелде, шуңа да коллегия әгъзалары иң талымлы тамашачы – балаларның спектакльләрне ничегрәк кабул итүен күрү мөмкинлегенә ия булды. Залда алкышлар тынып тормады, балалар үзләре дә сәхнә белән тормыш аермасын онытып, актерлар уенына кушылып киткәләделәр. Театр өчен зур казаныш бу!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте