Классик музыка өлкәсендә яшь йолдызлар Казанга «Иҗади ачыш» дигән яңа фестивальгә җыела

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Иҗади десант Казанга мартта киләчәк. Болар – пианистлар Алексей Чернов, Филипп Копачевский, Юрий Фаворин, скрипкачылар  Михаил Почекин, Айлен Притчин, Никита Борисоглебский, Павел Милюков, альтта уйнаучы Иван Почекин, виолончельдә уйнаучы Александр Рамм. Чакырылган артистлар Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаганнар, абруйлы халыкара конкурсларда җиңүчеләр.

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән берлектә алар өч концерт бирәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International