6 мартта 15 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Халык язмышы – нәфис иңнәрдә» күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең аеруча күренекле сәхифәләреннән берсе – XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар хатын-кызлары мәгърифәте мәсьәләсенә багышлана.
Әлеге күргәзмә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан күренекле мәгариф эшлеклесе, дин әһеле Мөхлисә Бубиның (Нигъмәтуллинаның) туган көне уңаеннан ачыла. 6 мартта аның тууына145 ел тула.
Экспозициядә татар хатын-кызларының мәгърифәти үсеше чорларын һәм аларның татар кызларына белем бирүдәге ролен яктыртучы фотосурәтләр, рәсми кәгазьләр, кулъязмалар, китаплар куелган.
Мөхлисә Буби башта 20 ел дәвамында Иж-Бубидагы җәдиди хатын-кызлар мәктәбен җитәкли, анда укыта, ә аннары Җаектагы мәдрәсәдә мөгаллимлек итә. Октябрь революциясеннән соң М. Буби Мөселманнарның Диния нәзарәтенең шәригать суды составында казый вазыйфасына билгеләп куела. Бу мөселман дөньясы тарихында хатын-кызны казый итеп билгеләп кую очрагы була.
Күргәзмә ачылышында Камал театрының М. Бубига багышланган "Үлеп яратты" спектаклендә уйнаучы артистлар катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте