1 мартта Балтач районы Мәдәният йортында фестивальнең чираттагы зона туры узды. Анда республиканың Саба, Әтнә, Арча, Кукмара районнарыннан 22 коллектив һәм аерым башкаручылар катнашты.
Мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары, инструменталь музыка яңгырады, “Сөлге агарту”, “Канат сындыру”, “Боз озату” кебек фольклор-этнографик композицияләр күрсәтелде.
Быел фестивальдә “Гөсләдә уйнаучы” дигән яңа номинация булдырылды. Бу номинациягә гөсләдә уйнау традицияләре хәзергә кадәр сакланган Арча һәм Балтач районнарыннан өч кеше тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте