2 мартта Зәй районының «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда Масленица бәйрәме узды.
Масленица — славяннарның иң күңелле бәйрәмнәреннән берсе. Балалар бу бәйрәмгә атна дәвамында әзерләнделәр һәм аны зур кызыксыну белән көттеләр. Тамашачылар игътибарына җырлы-биюле, әйлән-бәйләнле, ярышлы, уенлы театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Ахырдан “масленица”га ут төртеп яндырдылар һәм, әлбәттә, коймак белән сыйландылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте