28 февральдә “Казан Кремле”нең “Манеж” күргәзмәләр залында Россия фотографы Валерий Плотниковның күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә залы замандашлар галереясен хәтерләтә: яшь Александр Градский, Марина Влади, Андрей Миронов, Булат Окуджава, "Машина времени" төркеме, Ольга Кабо, Вера Глаголева, Владимир Спиваков, Борис Гребенщиков һәм башкаларның таныш йөзләре күренә.
Фотокүргәзмә кысаларында 2 мартта 15 сәгатьтә авторның фотоальбомын тәкъдим итү һәм иҗат кичәсе үтәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте