Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы-публицист Мирсәй Гариф белән очрашу узды

2014 елның 28 феврале, җомга

Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә 21 февраль көнне мәдәният елы кысаларында Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы-публицист, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Мирсәй Гариф (Марсель Гарипов) белән очрашу узды.

Эзтабар язучы белән очрашуга шактый гына күрмәүче әдәбият сөючеләр, китапханә хезмәткәрләре җыелды.

“Мирсәй Гариф белән мин узган ел ахырында Азанкай шәһәренең үзәк китапханәсендә күрмәүчеләр өчен тифлоүзәк ачылганда таныштым. Әлеге тантана вакытында безгә бераз гапләшеп алу мөкинлеге чыкты. Шул вакытта әлеге кызыклы шәхес белән безнең күрмәүчеләребезне дә якыннан таныштыру теләге белән мин аны безгә кунакка чакырган идем. Таныштыру дигәннән, язучының иҗаты белән безнең китап сөючеләребез таныш инде. 2011 елда язучының “Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте” китабы күрмәүчеләр өчен “тавышлы” китап итеп язылды һәм тиз арада әдәбият сөючеләр күңелен яулады. Менә хәзер авторның үзе белән аралашу мөмкинлеге туды. Язучы озак көттермичә, булган эшләрен ташлап, Чүпрәледән Башкортстанга кайтып барышлый безгә дә килеп чыкты”,- дигән сүзләр белән кичәне китапханәнең директоры Наил Сәфәргалиев ачып җибәрде.

Тамашачыларны кунак белән таныштырганнан соң, сүз язучының үзенә бирелде.Язучы үзенең тормыш һәм юлы иҗаты турында сөйләде. Кичә күрмәүче укучыларның язучының тормышы һәм иҗатының төрле дәверләренә караган сораулары белән үрелеп барды. Ә инде сүз югарыда телгә алынган “Мәңгелек мәхәббәт: Тукай белән Зәйтүнә хикәяте” әсәренә күчкәч, кичә тагын да җанланып китте. Татар халкының сөекле улы Габдулла Тукайның тормышы беркемне дә битараф калдырмый шул. Бу китапта Тукайның моңарчы укучыларга чагыштырмача аз мәгълүм булган яшерен мәхәббәте тасвирлана. Автор китапның язылу тарихына каглышлы вакыйгаларга тукталды, китап битләреннән өзекләр укып китте. Күрмәүчеләр дә үзләренең әсәр турындагы фикерләрен җиткерделәр.

Кичәдән соң китапханә хезмәткәрләре Мирсәй Гарифны китапханәнең эшчәнлеге белән таныштырды. Язучыны күрмәүче һәм начар күрүчеләрне компьютерлерда һәм заманча мәглүмати технологилогияләрне куллануга өйрәтү үзәге; күрмәүче балалар белән эшләү бүлмәсе һәм андагы кулдан ясалган тактиль китаплар, махсус әсбаплар; туксанынчы еллардан бирле эшләп килүче татар телендә сукырлар өчен Брайль системасы буенча китаплар чыгару басмаханәсенең эшчәнлеге; китапханә фондларының зурлыгы һәм байлыгы шаккаттырды.

“Беренче карашка кечкенә генә күренгән бинада китапханә хезмәте күрсәтүдән тыш, нинди зур һәм күпкырлы эшчәнлек алып барыла! Татар китапларының илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән милләттәшләребезгә җибәрелеп торуы да бик күркәм күренеш. Монда бик тә итәгатьле, тирән белемле, изге күңелле кешеләр хезмәт куя. Менә шундый матур мохиттә генә Эдуард Ибраһимов, Марсель Гайфуллин кебек, күрү мөмкинлекләре чикле булып та тормышта уңышларга ирешкән белгечләр үсә ала. Бу китапханәдәге җылы мөнәсәбәтләр кешеләрне үзенә тартып тора”, - дип китапханәнең эшчәнлегенә югары бәя бирде Мирсәй Гариф.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International