Копенгагенда М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры гастрольләре ачыла

2014 елның 28 феврале, җомга

1 мартта Дания башкаласы Копенгагенда  М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры «Риголетто» спектаклен күрсәтәчәк.  Бу тамаша белән театрның Европа шәһәрләре буенча гастрольләре ачыла. Турне кысаларында артистлар   мартта һәм апрель башында  Даниядә, Нидерландия һәм Бельгиядә спектакльләр бирәчәкләр.

Чыгышлар Амстердам, Копенгаген, Роттердам, Эйндховен һәм  Европаның төньяк-көнбатышындагы башка шәһәрләрдә узачак.   Казан театры труппасы  40 спектакль бирәчәк.

Алар арасында  «Лебединое озеро», «Дама с камелиями», «Анюта», «Корсар», «Шүрәле» һәм башка балет спектакльләре дә бар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International