26 февральдә кичке сәгать алтыда Чаллының «Мастеровые» рус драма театрында концерт-тамашалар алып баручыларның «Конферансье – 2014» дип аталган шәһәр конкурсына йомгак ясалды.
Сайлап алу турына барлыгы 5 тән алып 35 яшькәчә 49 кеше заявка биргән иде, аларның 15-е финалга узды. Алар арасында гомуми белем бирү мәктәпләре, сәнгать мәктәпләре укучылары, студентлар һәм эшче яшьләр бар иде.
Конкурс нәфис сүз жанрын популярлаштыру, бу өлкәдә талантларны барлау максатларында уздырыла.
Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте