«Свияжск утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее «Свияжск Масленицасы»на чакыра. Ул 1 мартта 11 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр уздырыла.
Бәйрәм программасы гаять бай. Анда биюләр, төрле уеннар, ярышлар, бәйгеләр уздырылачак. Төрле тәм-том, сувенирлар сәүдәсе, традицион коймак белән сыйлау, кайнар чәй – барысы да булачак.
Казаннан автобуслар ЦУМ белән Спорт сарае арасындагы мәйданчыктан иртәнге унынчы яртыда китәчәк. Заявкалар ostrov_tour@mail.ru эл. почтасына яисә 89172656547 телефонына кабул ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте