27 февральдә Табигать тарихы музеенда Ноябрьск шәһәре, Ямал-Ненецкий автоном округы, Ямал ярымутравының яшь фотографлары эшләреннән төзелгән «Төньяк балкышы» дигән күргәзмә ачылды.
Табигатьнең үзенчәлекле күренешләре, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы – болар барысы да яшь иҗатчылар эшләрендә кызыклы ракурсларда чагылыш тапкан. Ямал табигатенә гашыйк булу өчен шул да җитә!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте