Татарстан Республикасы «үзешчән халык коллективы» дигән исем бирү һәм раслау буенча сәнгать советы үз эшен дәвам итә

2014 елның 28 феврале, җомга

27 февральдә «Сәйдәш» мәдәният сараенда Совет ветераннарның «Дуслык» татар вокаль ансамбле чыгышын карап, аның «үзешчән халык коллективы» дигән исемен раславын белдерде.  Коллектив белән Татарстан Республикасының Атказанган артисты  Маликова Гүзәл Исмәгыйль кызы җитәкчелек итә.  Коллектив Совет әгъзаларына һәм тамашачылар хозурына татар, рус, украин җырларын тәкъдим итте. Уен коралларында аерым башкаручыларның осталыгы шулай ук беркемне дә битараф калдырмады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International