28 февральдә Башкортостан кинематографиячеләре Союзының 20 еллыгы уңаеннан тантаналар кысаларында Уфаның «Родина» кинотеатрында Татарстан киноматографиячеләренең иҗат кичәсе узачак. Анда «Туфан ул Туфан инде», «Поклон тавында монумент» һәм «Рудольф Нуриев. Туган ил белән бәхилләшү» документаль фильмнары күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте