27 февральдә «Мир» кинотеатрында «Трудно быть богом» нәфис фильмы күрсәтелә башлады. Картина фикерләү куәсенә ия булган, форматлы коммерциячел кинодан ваз кичкән аудиториягә, шулай ук Стругацкийлар иҗатына битараф булмаган кешеләр өчен кызыклы булачак. Картинаның идеясе режиссер Алексей Германда 1968 елда ук тууына да карамастан, ул 1999 елда гына төшерелә башлаган һәм бу эш 10 ел дәвам иткән.
Төп рольне Леонид Ярмольник башкара.
Фильмны караган тамашачылар аның турында фикерләрен http://vk.com/topic-16887484_27126652 электрон адресында язып белдерә ала. Рецензия язуда иң актив катнашучылар кинотеатрда даими уздырыла торган иҗади очрашуларга чакырылачаклар.
238 – 25 – 24; 272 – 45 – 29 к/т «Мир» сайты: http://www.kinoteatr-mir.ru/
Эл.почта: mir.kinoteatr@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте