С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «La Primavera» оркестрының «Гүзәл барокко авазы» дигән концерты булды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында  «La Primavera» оркестрының «Гүзәл барокко авазы» дигән концерты булды.

 Бу юлы тамашачылар оркестр белән берлектә Мария театры, Инглиз милли операсы һәм К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге  Музыка театры солисты,  контртенор (баритоннан сопранога кадәр булган тавыш) Олег Безинский җырлавын тыңлады.

Олег Безинский һәм оркестр төрле чор һәм юнәлештәге музыкадан төзелгән концерт программасы тәкъдим итте, шулай да төп игътибар барыбер барокко музыкасына юнәлтелгән иде.  

89872356688

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International