Эдуард Хәйруллинның «Свияжск: монологлар» дигән фотокүргәзмәсе ачылды

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 февральдә ТР ГБУК ГИАХМ «Остров-град Свияжск» ярдәме белән «Талион Империал Отель»дә  Эдуард Хәйруллинның «Свияжск: монологлар» дигән фотокүргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә ике атна дәвам итәчәк.

Өч ел дәвамында автор Зөя утравындагы үзгәрешләрне фотога төшерә барган. Һәрбер фотосурәттә алдынгы шәһәр мәдәниятеннән читтәрәк кала килгән утрауның «Свияжск утрау-шәһәрчеге»нә әйләнә баруы чагылыш таба.  Аларның һәрберсендә утрауда яшәүчеләрнең кыскача гына үзләре, язмышлары турында бәяннары, «су чолганышында» яшәгән кешеләрнең кичерешләре турындагы язмалар урнаштырылган.   

Күргәзмәне ачу тантанасы Масленицага багышланган бал белән ачылды. Бу  - «Талион Империал Отель» белән «Линия жизни» авыру балаларны савыктыру фондының уртак проекты.  

Автор турында.

Эдуард Хәйруллин Казанда туган, Казан университетының тарих факультетын тәмамлаган. 12 ел дәвамында Беренче канал корреспонденты булып эшләгән.  Әфганстандагы, Сенегалдагы журналистлык командировкалары вакытында фотога төшерү белән шөгыльләнә башлаган. 

Санкт-Петербургта оештырылганчы, «Свияжск: монологлар» экспозициясе 2013 елда Франциядә күрсәтелгән.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International