25-26 февральдә Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Кукмара районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге белән берлектә мари мәдәнияте хезмәткәрләре катнашында «Хәзерге шартларда мари халкы традицион мәдәниятен саклап калу буенча мәдәният һәм ял учреждениеләре эшчәнлеге: проблемалар һәм перспективалар» темасына семинар уздырды.
Анда республиканың мари халкы яши торган авыл-салаларыннан 32 клуб хезмәткәре килгән иде. Чыгыш ясаучылар семинарның максатлары, мари халкының традицион мәдәниятен саклау буенча клуб хезмәткәрләре алдында торган бурычлар турында сөйләделәр, фикер алышулар булды.
Семинарның икенче көнендә катнашучылар мари халкы тупланып яши торган Починок Кучук авылына бардылар, гомуми белем бирү мәктәбендә, крайны өйрәнү музеенда һәм Авыл Мәдәният йортында булдылар. Биредә аларны җыр-биюләр, сый тулы өстәлләр белән «Кна вел» фольклор ансамбле әгъзалары каршы алды.
Чара зур концерт белән ябылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте