Казанда “Морозко - 2009” Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале үтә

2009 елның 13 феврале, җомга

16-18 нче февральдә Казанда “Морозко” фестивале үтә. Ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырыла.

16, 17 нче февральдә С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ да һәм “Ак Барс” яшьләр үзәгендә катнашучыларның конкурс чыгышлары була.

Конкурсның җиңүчеләре 18 нче февральдә 17.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк Хәйрия гала-концертында бүләкләнәчәк. Орган һәм быргыда Ф.Э.Бах әсәрләрен башкару тамашачыга бүләк булачак.

Конкурста уен коралында уйнау, вокал һәм хореография номинацияләрендә 7 дән 22 яшькә кадәр 300 яшь талант катнаша.

Казанга Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Свердлау, Самара, Саратов, Пенза, Киров өлкәсе, Әстерхан, Архангельски, Ханты-Манси автономияле округы, Удмуртия, Башкортстан һәм Татарстан Республикасыннан иҗат төркемнәре һәм аерым башкаручылар җыелачак.

Фестиваль кысаларында катнашучылар өчен иҗадый очрашулар, экскурсияләр, күңел ачу чаралары да үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International