Чаллыда мәдәният тармашы буенча ел нәтиҗәләре ясалды

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
Чаллыда мәдәният тармагы буенча ел нәтиҗәләре ясалды. Чарада ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигмәтуллина һәм Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов катнашты. Гүзәл Азатовна Татарстанда үткән ел булган төп вакыйгаларны санап үтте. Аларның нигездә дәүләт ярдәме белән тормышка ашырылуын ассызыклап үтте. Үткән ел Чаллыда мәдәният өлкәсендә шактый зур эшләр башкарылды. Бу хакта мәдәният идарәсе башлыгы Рушания Кулакова чыгыш ясады.
Азакта тармакның алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International