14 нче февральдә Пермь өлкәсе Барда районында беренче тапкыр Ягъфәров укулары үтәчәк. Ул танылган галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров истәлегенә багышлана. Чарада Татарстан Республикасыннан да делегатлар катнаша.
Сәгать 11.00 да Күчтәнти авылында Рәшит Ягъфәровка мемориаль такта ачу, авыл мәктәбенә язучы исемен бирү тантанасы була.
Укулар дәвамында Пермь өлкәсе халык иҗат коллективларының фольклор фестивале, сәнгатьле уку осталары конкурсы үтәчәк. Шул ук көнне Рәшит Ягъфәров әсәрләре темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ачыла.
Рәшит Ягъфәров 1946 нчы елда Пермь өлкәсе Барда районының Күчтәнти авылында туган. Озак еллар дәвамында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре булып тора. Милли фальклор өлкәсендә күренекле тикшерүче Рәшит Ягъфәров әлеге өлкәгә багышланган 15 тән артык китапның авторы-төзүчесе.
Киң җәмәгатьчелеккә Рәшит Ягъфәров җәмәгать эшлеклесе буларак таныш. Берничә ел дәвамында ул татар милли хәрәкәтен җитәкләгән. “Мәгариф” җәмгыятенең оештыручысы, Татар иҗтимагый үзәге рәисе, “Россия ислам мирасы” Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте Татарстан бүлегенең беренче рәисе булган.
2006 нчы елда Татарстан җәмәгатьчелеге галимнең 60 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте. Әлеге чара кысаларында аның “Тулпар моңы” шигъри җыентыгы һәм “Сабанчы карга” балалар фольклоры китабын тәкъдим итү кичәсе узды.