«МОРОЗКО – 2014» Бөтенроссия балалар һәм үсмерләр ачык фестиваль-конкурсы ачылды

2014 елның 25 феврале, сишәмбе
25 февральдән 1 мартка кадәр  Казанда   «МОРОЗКО – 2014» Бөтенроссия балалар һәм үсмерләр ачык фестиваль-конкурсы уздырыла. 

Конкурс программасында   меңнән артык  бала, егет-кыз катнашачак. Катнашучыларның яше 7 яшьтән 28 яшькәчә. Номинацияләр: «Хореография», «Вокал», «Инструменталь музыка башкару», «Театр сәнгате». Конкурска балалар һәм яшьләр Россиянең төрле шәһәрләреннән, төбәкләреннән җыелды.

Жюри рәисе – Россиянең халык артисты Бедрос Киркоров.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International