27 февральдә «Хәзинә» сәнгать галереясендә «Идел буе халыклары сәнгате» проекты кысаларында Рус халык сәнгате күргәзмәсе ачыла. Биредә декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, картиналар, милли костюмнар, көнкүреш әйберләре күрсәтелә.
Күргәзмә 20 апрельгә кадәр эшли.
56-78-043, 56-78-058,
e-mail: galereya.hazine@mail.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте