Татарстан вәкилләре “Шәхес. Тарих. Заман” дип аталган семинарда катнашты

2009 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә М.И.Рудомино исемендәге Бөтенроссия Дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсенең Уку үзәге базасында “Шәхес. Тарих. Заман” дип аталган семинар үтте.

Семинар эшендә Россия һәм чит ил китапханә эшенең алдынгы белгечләре катнашты. Проектта Татарстан исеменнән ТР Милли китапханә директоры урынбасары Сөембикә Җиһаншина һәм ТР Мәдәният министрлыгы Халыкара элемтәләр бүлегенең әйдәп баручы консультанты Диана Галиәкбәрова чыгыш ясады.

Фикер алышуның төп темалары – глобальләшү чорында мәдәният һәм телнең роле, толерантлык мәсьәләләрен чишүдә китапханәләрнең катнашуы, фәнни һәм хәйрия проектларын тормышка ашыруның яңа алымнары.

Моннан тыш, семинар кысаларында ТР Милли китапханәсе Россиянең алдынгы китапханәләре белән хезмәттәшлек килешүләре төзеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International