3 марттан 7 мартка кадәр Кариев театры Саба районына гастрольләргә китә. Традиция буенча гастрольләр «Авыл клублары» программасы буенча төзелгән яңа клубта ачылачак.
Узган ел кариевлылар Саба районында Туфан Миңнуллинның «Нигез ташлары» спектаклен күрсәткән иде. Ә быел артистлар Илдар Юзиевның ”Улыбыз өйләнә, без аерылашабыз” дигән спектаклен уйный.
Режиссер Ринат Әюпов спектаклне яңача водевиль жанрында куйган.
8 900 32 22 047.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте