13 нче февральдә сәгать 16:00 да А.М.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музейда Февраль кичләре кысаларында “Ф.И.Шаляпин” дип аталган күргәзмә ачыла. Анда Ф.И.Шаляпинның Мемориаль музей-фатиры (Дәүләт театр һәм музыка сәнгате музее бүлеге – Санкт-Петербург) җыелмасыннан сирәк очрый торган әйберләр тәкъдим ителәчәк.
Узган ел А.М.Горький музее “Ф.И.Шаляпин Казанда” дип исемләнгән күргәзмә белән Санкт-Петербургка барган иде. “Ф.И.Шаляпин Петербургта” күргәзмә проекты шуңа җавап буларак үткәрелә.
А.М.Горький музеенда Шаляпин әйберләре җыелмасыннан 300 дән артык уникаль предмет: театр костюмнары (Мефистофель, Иван Грозный, Дон Кихот), опера спектакльләре программасы, истәлек язулы фотосурәтләр, сирәк китаплар, балаларга хатлар һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәнең йөзек кашы – Шаляпин портреты. Ул рәссам Б.Кустодиев тарафыннан җырчы чит илгә китәр алдыннан иҗат ителгән. Әлеге үзенчәлекле портрет ярминкә театрларыннан дөньяның иң яхшы опера сәхнәләренә кадәр җиткән артистның тормыш юлын чагылдыра сыман.
К. Коровин, М. Нестеров, А. Гауш, В. Васнецов, А. Головин картиналары һәм Ф.И. Шаляпин үзе ясаган рәсемнәр аеруча игътибарга лаек.