Милли музей Әдәби салонга чакыра

2009 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

18 нче февральдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда әдәби салон эшли башлый. Беренче утырыш фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең (1909-45) тууына 100 ел тулуга багышлана.

Әдәби салонда Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты турында профессор, социология фәннәре докторы А.З.Гыйльманов, галимнәр – Р.Мостафин, Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин, Ф.Кәрим исемендәге премия лауреатлары – шагыйрь Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, шагыйрьнең туганнары – кызы Ләйлә Кәримова, оныгы Артем Кәримов сөйләячәк. Утырышта КДУ һәм ТДГПУ ның “Әллүки” һәм “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары да катнаша.

Кунаклар Фатих Кәримнең йөрәк җылысын саклаучы кадерле ядкәрләрне: аның актык тамчы каны сеңгән, пулялар тишкәләгән шинелен, күн итеген, якыннарына язган хатларын, шигырьләре тупланган куен дәфтәрен күрә алачак. Аларны музейга 1946 нчы елда шагыйрьнең тормыш иптәше Кадрия Ишукова бүләк иткән.

Әдәби салон “Соңгы дәфтәр” факсималь басмасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү тантанасы белән төгәлләнәчәк.

Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салон инде 10 елга якын эшләп килә. Ул үз учагына шагыйрь, язучы, артист, рәссамнар, студентлар, мәктәп укучыларын җыя.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International